Йәйғор
+1 °С
Болотло
Бөтә яңылыҡтар
Әҙәби күстәнәс
6 Май 2022, 11:51

Яҙмышым-хатам

− Ә–ә, улаймы? Тыныслыҡ кәрәкме әле һиңә? Менә һиңә тыныслыҡ! – иҫерек ир хатынын карауаттан тибеп төшерҙе лә ҡолаҡ шиңдерерлек әсе һүҙҙәр менән һүгенде. Йылы урынынан һалҡын иҙәнгә осоп төшкән Фәнүсә бәрелгән янбашын бер аҙ ауып утырҙы ла уянып илашҡан балалары янына барып өҫтәрен япты: «Йоҡла, улым, йоҡла, ҡыҙым. Тынысланығыҙ...» Хатын, ҡыҫыла-ҡыҫыла, ҡыҙы янына бер ситкә сүмәләне. Таңға хәтле йоҡо алмаһа ла, был төндө Фәнүсә тыныс үткәнгә һананы – ире бөгөн башкаса ҡул күтәрмәне.

Яҙмышым-хатам
Яҙмышым-хатам

Физәлиә ДӘҮЛӘТГӘРӘЕВА әҫәре уйлап сығарылғандарҙан түгел, тормоштан алынған.

***

Фәнүсә ире белән ки­ңәш­ләште дә риза булды. Эш кайда да эш инде ул. Фәнүсә авылдагы таркалган сәүдә эшен үз кулына алды. Кибетне ремонтлап рәткә китерде. Эшеннән аларга яшәргә ярыйсы гына нык йорт бирделәр. Аның эчен-тышын Ислам белән бергә ныклап төзәттеләр, рәтләделәр дә берничә елдан үз гаиләләре исеменә күчерделәр. Күпләп мал тоттылар. Яши торгач, кызлары туды.

Тормыш бер җайга салынып, шулай яшәп ятарга була иде кебек. Тик төп авылына кайткач, Ислам күзгә күренеп үзгәрде. Монда ул үзен хуҗа ролендә сизде булса кирәк. Ягъни ничек телим– шулай яшим. Бергә үскән кайбер дус-ишләре, төшереп алган Исламның юмартлыгын белеп, вакытлы-вакытсыз аларның өе тирәсендә күз көеге булып, гаиләнең тынычлыгын алып йөрделәр. Ә бераз салып алса, дуслары өчен Ислам чынлап та искиткеч юмарт затка әйләнә иде. Йорттагы сукыр тиенгә хәтле эчеп бетергән чаклары булды. Ирен яхшылык белән тыярга тырышкан хатынына Ислам кул күтәрә башлады: «Син кем мине тыярга?! Син килмешәк! Мин монда хуҗа!»  

− Кем турында уйланып ятасың? – төнге караңгыда йөзенә суккандай кинәт яңгыраган тавыштан өркеп, Фәнүсә бер тын уяна алмый, исенә килә алмый ятты. Йокыга киткән аңының бер өлеше бу усал тавышны төшендә килә дип кабул итте. Акылының икенче яртысы, өндә икәнлеген аңлап, яңагына суккандай кискен сүзләрне кабул итә алмый изаланды. − Кем турында уйлыйсың, дим мин сиңа, хайван?! Һаман шул Фәрхәт турындамы? – бу юлы уяна алмый азапланган хатынына Ислам терсәге белән нык кына төртте. Ниһаять, Фәнүсә, дертләп, күзен ачты һәм, балаларын уятмас өчен, ярымпышылдап тын гына сузды: − Ислам, дим, зинһар өчен, хет төнлә тынычлык бир. Зинһар өчен...

Тавыш чыгарырга бер дә юктан сәбәп эзләгән Исламны бу сүзләр үртәде генә.  

− Ә–ә, алаймы? Тынычлык кирәкме әле сиңа? Менә сиңа тынычлык! – исерек ир хатынын караваттан тибеп төшерде дә колак шиңдерерлек ачы сүзләр белән сүгенде.   Җылы урыныннан салкын идәнгә очып барып төшкән Фәнүсә бәрелгән янбашын бераз уып утырды да уянып елашкан балалары янына барып өсләрен япты: «Йокла, улым, йокла, кызым. Тынычланыгыз...» Хатын, кысыла-кысыла, кызы янына бер читкә чүмәләде. Таңга хәтле йокы алмаса да, бу төнне Фәнүсә тыныч үткәнгә санады – ире бүген башкача кул күтәрмәде.  

Иртән хатын, караңгы таңнан торып, мал астын чистартты, сыер сауды, көтү куды. Улын уятып, ашатып-­эчереп, мәктәпкә озатты. Эндәшеп караса да, ире торырга уйламады. Фәнүсә йокысы туймаган, көйсезләнгән кызын күтәрде дә кибеткә эшкә китте. Склад ягында агач тартмалар өстенә юрган җәеп, кызын яткырды да сатуына кереште.  

Халыкка әле пенсия  бирмәделәр, кеше әллә ни күп түгел. Фәнүсә, ревизия ясавы җиңелрәк булсын өчен, көндәлек сатылганны исәп-хисапка алып, теркәп бара. Болай эшләсәң, өстеңә чыгу куркынычы да бик янамый.  

Бераздан эчке яктагы кызы уянды. Икәүләп чәй кайнатып эчтеләр. Буш арада Фәнүсә кызын, шалт-шылт шартлатып, чутта санарга өйрәтә. Болай кушсаң, шуның хәтле була... Менә болай алсаң, шуның хәтле. Алты яшьлек Җиһаниясе бик зиһенле бала. Әнисе өйрәткәнне сеңдереп кенә бара. Кибет киштәләрендә торган тартмаларга ябыштырылган ярлыкларны укып йөри: «Прәннек, конфет, хәлвә...» Һәм әнисе күрмәгәндә генә бераз сыйланып та ала...  

Эшендә Фәнүсә иренең каһәрләреннән бераз онытылып тора. килгән халык­ка эчендәгесен сиздермичә, ачык йөз күрсәтергә тырыша. Капма-каршы ике дөнья – тавыш-ызгышлы, кимсетүле гаилә тормышы һәм күңел биреп эшләгән, яраткан, тыныч эше. Мөмкин булса, Фәнүсә шушында эш урынында, кибеттә генә яшәр иде. Өйгә кайтыр вакыт җитсә, йөрәге сулкылдый башлый. Кайтса да, ике баласы өчен генә кайта. Гаилә яме, тормыш тәме әллә кая китте. Инде каенанасына барып киңәш сораган чагы да булмады түгел. Рабига карчык киленен ярата кебек. Фәнүсәне юатырга тырышып: «ярар, Ислам белән сөйләшермен», – дип кала. Тик таякның икенче башы тагын Фәнүсәгә эләгә. әнисе яныннан Ислам тагын да ныграк котырып кайта да хатынына бәйләнә: «Син анда мине әләкләп йөрисеңмени әле?! Күрмәгәнеңне күрсәтәм!»  

Ислам соңгы арада хәйләкәррәк эш итә башлады: йөзенә, тәненә күгәргән эз чыкмасын өчен,  хатынының башына, колакларына суга. Фәнүсәнең башы нык­лап авырта башлады, бераздан бер колагы ишетмәс булды. Аталарыннан өреккән балалары да куркакка әйләнделәр. Уллары Мадис куркуыннан төне буена кычкырып чыга. Әтисен күрү белән, кыз диван артына кереп поса. «Әллә ике баламны күтәреп, күзем караган якка чыгып кына китәргәме?» дип уйланган чаклары аз булмады Фәнүсәнең. Тик туйда әнисенең, төшкән җиреңә таш булып төш, дигән сүзләре исеннән чыкмады. Балалары хакына сабыр, түзем булырга тырышты. Әйтсәң – сүз, әйтмәсәң – түз дигәндәй, тавыш-ызгыш тудырмас өчен дәшми калган чаклары да күп булды. Исламның Фәнүсә аңлый алмаган бер ягы бар иде. Әле генә пычрак теле белән кимсетә, әле генә кул күтәрә, ә берничә минуттан берни булмагандай шаяра-көлә башлый.  

Сәгать дүртләрдә хатынын алыштырырга кибеткә Ислам килә. Фәнүсәнең иртәрәк кайтып, көтү каршылыйсы, ашарга пешерәсе, балаларны, йортны карыйсы бар. Башка үтенеченә бик колак салмаса да, ни гаҗәп, Ислам кибеткә йөгереп килеп җитә, сәгать җидегә хәтле сату итә. Тик иренең бу адымы да Фәнүсәгә, ярдәмнән бигрәк, кыенлык кына тудырды. Өч тиенлек куян, биш тиенлек зыян − ире һәр кичен диярлек кибеттән салмыш килеш кайта башлагач, Фәнүсәнең өстенә чыкты. Бераздан авыл хатыннары аңа сүз ишеттерделәр: «Син кайтып китү белән, кибеткә Гөлзифа йөгереп керә дә, икәүләп бикләнәләр...» Төче ялганнан ачы хакыйкать яхшырак. Фәнүсәнең дә күзләре ачыла башлады. Исеме чыккан ялгыз хатын Гөлзифа белән бәйләнгәч, ире хатынын кешегә дә санамый. Фәнүсәнең кышын балалары белән мал абзарында кунган чаклары булды. Үзе йөрүчән Ислам хатынын бер сәбәпсезгә бар ир затына да көнләде. Мәктәпне тәмамлау белән авылдан чыгып китеп, башкача күренмәгән Фәрхәтне Исламның искә алмаган көне булмады: «Себерке, шул сөяркәңне уйлап янасыңмы?!» 

Ә Фәнүсә Фәрхәтне исенә алганда бәхетле, ирекле яшьлеген сагынып елады. Кайда иде аның күзләре? Ник балачактан янында бөтерелгән, яклап йөрткән акыллы холыклы Фәрхәтне вакытында күрә белмәде? Аңлый иде бит егетнең үзен ошатып йөрүен дә, аңлый иде! Саубуллашканда, капка төбеннән борылып, Фәнүсәгә ничек төбәлеп карап торды... Сөйкемле, мөлаем булса да, нигәдер шыксыз үрдәк итеп санады шул үзен Фәнүсә. Карап торырлык чибәр Фәрхәткә үзен тиң күрмәде. Кызның тыйнаклыгын белеп тә, нигә ачылмады аңа Фәрхәт вакытында? Ислам белән кызның арасына керәсе килмәдеме? Нигә коткармады Фәнүсәне бу җәһәннәмнән, бу тәмугтан?! Фәнүсәнең ишетүенчә, авылдан чыгып китү белән, Фәрхәтнең башкача кайтканы булмады.

Кайдадыр бик еракта рус кызына өйләнгән дип ишетелде. Тик берничә елдан аерылган хәбәре килде. Бергенә күрәсе иде Фәрхәтне. Бер генә күреп сөйләшәсе иде. Кайда син, Фәрхәт?! Кайда син, балачак һәм яшьлек дустым? Кайда син, яклаучым?   Ислам хатынын кешелектән чыгарып бер тукмагач, түземлеге төкәнгән Фәнүсә балаларын ияртте дә, йорт-җирен, мал-туарын ташлап, күзе караган җиргә чыгып китте. Әлеге дә баягы шул район үзәгенә барып эшкә урнашты. Исламнан куркулары шундый көчле иде − беренче төндә ни балалары, ни үзе йоклый алмады. Бик әкренләп кенә, йөрәкләренә тынычлык кайтты. Озак еллар иренең кимсетүе канына сеңгән Фәнүсә үзенең «килбәтсез, шыксыз үләксә» икәнлегенә ышанып яшәде.  

Берничә елдан ул тагын зур бер ялгышлык кылды. Балалары янына килеп йөргән Ислам улын кочаклап елады: «Гафу ит, кичер мине, булдыра алмыйм сездән башка, яши алмыйм...» Мадис та әтисен кочаклап елый: «Елама, әти. Хәзер әниемнән сорыйм, кертсен сине...» Фәнүсә улын кызганды, Исламны жәлләде һәм ирен кертте. Берничә көннән Ислам авылда калган өйләренең документларын урлап чыгып китте. Моны үз вакытында сизми калган Фәнүсә берни дә кыла алмады. Кирәкле кешесен көйләп, бераздан Ислам авылдагы өйләрен сатып җибәрде.  

Авырлыклар хатын-кызны ныгыта, чыныктыра. Ике баланы ялгызы үстерергә кирәк, яшәргә кирәк. Яшәргә чара табарга кирәк. Юл таба алмый интексәң, күзеңне йомып кара, дигән бер акыллысы. «Ничек яшәргә?» дип уйланган чак­лары күп булды ялгыз хатынның. Фәнүсәгә ярдәмгә туганнары килде. Кешенең агуы да кеше, даруы да кеше, димәсләр иде. Зур, тату, бердәм гаиләдә үскән апалары терәк булды. Шөкер, алар күптән аякка басканнар, һәрберсенең үз эше, үз һөнәре бар иде. Аларның ярдәме белән, Фәнүсә сәүдә буенча үз эшен ачып җибәрде. Тырыша торгач, өйле булды. Бөртекләп-бөртекләп, үз тырышлыгы белән, тормышын яңадан төзеде. Гөлзифага өйләнеп, тагын биш «Гөлзифадан» тавыш-гауга белән куылган йортсыз-җирсез Ислам ансыз гына аякка баскан хатынына тагын сукмак ярырга маташты. Тик бу юлы Фәнүсәгә балалары үзләре ныклап әйтте: «Әни, ул кешене кертсәң, без өйдән чыгып китәбез».   Олыгайган каенанасы үләр алдыннан, Фәнүсә килен булып төшкән йортына барып, Рабига карчыкка бүләкләр, күчтәнәчләр илтеп, соңгы тапкыр күреште, карчыкның бәхиллеген алды.   Фәнүсә туган авылы белән арасын өзми. Аллага шөкер, җиде бала үстергән әниләре исән-сау. Олы яшьтә намазга, дин юлына басып, авылда остабикә вазифасын үти.   Җәй башының матур бер көнендә Фәнүсә, гадәттәгечә, авылына Сабан туена кайтты. Бәйрәмчә киенгән халык гөрләп тора. Мәйданда көрәш, ярышлар, уеннар бара. Басу юлыннан тузан туздырып, бәйге атлары килә. Тирә-як­та күңелле, дәртле җыр яңгырый. Бергә үскән балачак дуслары, иптәшләр килеп кочып ала. Танышлар елмаеп баш кагып үтеп китә. Сабан туенда, күңел ачудан, җыр-биюдән кала, таныш-белешне күреп аралашу, хәл-әхвал белешү үзе ни тора. Ничә еллар күрешмәгән балачак дустың алдыңа килеп баса. Танып, кочып аласың! Бер мизгелгә балачагыңа кайткан кебек буласың! «Яшьлегем тугайлары...» Онытылып җыр тыңлап басып торган Фәнүсәнең күзләрен кемдер арттан килеп учлары белән каплады. Фәнүсә таныш, җылы бармакларны куллары белән капшады... «Бу бит аның кулы!..» Күзләрен ачканда, аның куллары Фәрхәтнең учында иде... 

Автор:Гульнур Абдуллина
Читайте нас: