Йәйғор
+14 °С
Болотло
Бөтә яңылыҡтар
Әҙәби күстәнәс
8 Март 2023, 09:02

Бәхет булһын икән ҡартлыҡта

Өмөтлө ҡәләм тибрәткән, һәләтле Сулпан Хәйретдинованың ижады менән "Классташлар"социаль селтәре аша танышып була

Бәхет булһын икән ҡартлыҡта
Бәхет булһын икән ҡартлыҡта

Көзге яңгыр больница каршындагы каеннарны тәмам юешләтеп бетте. Асфальт та яңарып, караеп калды.Өченче этажда,
Тәрәзә каршында,бер чал чәчле бабай басып тора иде.
-Яңгырны күзәтәсезме, бабай?!,- дип эндәште яңа палатага килеп кергән Азат.
- Исәнме. Әйе... Яңгырдан башка беркем юк урамда.
- Шулай шул. Мин дә килеп эләктем менә монда. Эшкә китәм дип медосмотр үткән идем, йөрәк кирегә шакый,- дип көлдерергә әйтте егет.
- Аның белән шаярма. Менә минем карчык...,- диде дә тын калды,- ул гөмергә больница юлын таптамаган. Бармады авыртса да. Үтә ул дия торган иде. Мин реанимацидә ятканда килеп мине карап йөрде, көн дә җылы аш алып килде, ә ара бит якын түгел.
- Ния иде дип сөйлисез?
- Мине аякка бастырды да , үзе китте...
Чал чәчле бабай үксеп елап җибәрде.
Азат ния генә сорадым икән дип үкенеп куйды.
- Гафу итегез, зинхар, гафу итегез...
Палатага табип килеп керде.
- Саумысыз! Гарипов Азат, иртәгә экг үтәсез дә лечениены башлыйбыз, сузырга түгел. Тәк, ә сезне Гариф агай, чыгарабыз. Анализларыгыз яхшы, өйдә әкренләп ял итәрсез, тагын да шәбәерсез,- дип чыгып китте.
Азат тагын уңайсыз сорау биреп куймыйм дип бүтән эндәшмәде. Үзе белән алып килгән азыкны кровать янында торган тумбочкага урнаштырды да ятып торам дип менеп кунаклады.
Йоклап киттем генә дигәндә телефон шалтырады.
- Әйе, әни. Килеп җиттем, урнаштым. Юк, ашамадым әле, соңрак ашармын, әйе, рәхмәт, шылтыратырмын.
- Әниең мени?,- Гариф бабай сүзне үзе башлады.
- Әйе...
- Минем дә әнкәй шундый. Тракторист булып авылга эшкә кайткач, авырткан аякларына карамый, кырга ашарга алып килә иде.Кайгырта иде үзенчә. Карчыгымны да беренче күрүдә үк ошатты. Миннән сүз әйттерми торган иде.
"Ул үз әти- әнисен, туганнарын, туып- үскән йортын калдырып, сиңа ияреп, ышанып килгән, нинди совесть белән аңа тавышыңны күтәрәсең",- дип шелтәли торган иде. Нык истә калган.
Җитмешне куган карт көрсенеп куйды.
Азат- тагын сүзе бар бугай, бүлдермим әле,- дигәндәй аңа төбәлде.
- Иртәгә чыгаралар ди. Ул малайларга кайтып ничек торырмын инде. Андагы килен, внучканы син күрсәң. Тотып ашарга торалар. Әбием булганда шилә икәү булгач бик бәйләнеп бармый иделәр. Хәзер чаштылар.
- Шәһәргә күчеп килдегез мени, агай?
- Алып килде малай, имеш монда җылы, су өйдә, дәваханәгә ике адым. Җылы булу белән мени ул тамакка азык үтмәгәч? Ашаганда озаграк утыра башласаң уфылдый- уфылдый өстәл җыештыра башлый килен.Эчеп бетмәс борын чәшкене алып куя...
- Ә улыгыз?
- Ильдар... Өйләнгәнче генә ул иде инде ул, өйләнгәч хатынының баласына әйләнде дә куйды. Яклап бер каршы сүз әйтми. Ярый, тора бирсеннәр. Үз дөньялары. Безгә күпме калган яшәргә.
- Алай димәгез, сез бит әле егетләр кебек. Әбиегез сезне юкка аякка бастырмаган инде, яшәсен дигән. Сезгә ул яшәмәгәнне яшәргә кирәк әле. Әйдәгез булмаса чәй эчеп алыйк, тамак кипте.
Икәүләп өстәл артына утырдылар. Тиз генә чәйнүк тә кайнап чыкты. Булган сый- хөрмәт белән озаклап сөйләшеп чәйләп алдылар.
Кич тә җитте.
Азат ятты, тик Гариф бабайның гына бер дә йокысы килмәде. Тагын тәрәзә каршына барып басты. Тагын яңгыр. Болытлар шәһәр биналарына тиердәй булып торалар. Яңгыр тамчылары авырдыр инде.
Тегендә- монда утлар яна, сүнмәгән. "Йә, ятам,- дип пышылдап бабай урынына барып утырды.
Күзне ачып йомганчы таң да атты.
Бүлмәдәш егет юынып, чәйне җылытып куйган иде инде.
- Хәерле иртә! Доктор кергән иде, сезгә кыягазлар калдырды, рецепт диде бугай. Барысы да язылган, печатьле. Әкренләп җыенып кайту ягына чыкса була диде.
- Әәә. Ярый, рәхмәт. Хәзер җыена башлыйм.
- Сезне килеп алмыйлар мыни?
- Әйтмәдем чыгаралар дип, алар бит эш кешесе, бушамаслар. Үзем кайтам, әкрен генә.
- Гариф агай, сез кичә бер китап тотып утыра идегез...
- Әйе, менә ул... Минем яраткан китабым.Зәйнәб Биишева...
- Сез аның белән аерылышмыйсыздыр бит, әйдәгез мин анда үземнең телефон номерын һәм адресымны язам. Көн- төн дип тормагыз, шылтыратыгыз,- дип сөйләнә- сөйләнә язып та куйды.
Бабай кайтып китте...Малаеның квартирасы ике автобус тукталышы аша. Икенче катка менеп кыңгырауга басты.Ишекне оныгы Мәликә ачты.
- Әни, а что он уже приехал? Я что опять в зале не смогу спокойно телик посмотреть?,- дип каршы басып, килене килгәнче кертмичә торды кыз.
- Чыгардылар мыни? Озаграк тотыгыз дип акча да төрткән идем, әз булгандыр,- дип кухнядан сукранып Зөхрә килене килеп чыкты.
- Әтисе, иде встречай своего старика!!!
Гариф бабайның йөрәге чәнчеп куйды, ул сумкасын идәнгә куеп, ишеккә тотынды.
- Сез нәрсә,бәпкә күргән каргалар кебек уратып алганнар, олы кеше белән шулай ярый мыни?,- дип ярсып килеп чыкты улы,- югалыгыз бар!
Әниле- кызлы төртешеп кухняга кереп киттеләр.
" Ничектер каршы әйтергә булды бит әле бу,- дип уйлап куйды Гариф бабай. Бәлки әнисенең мәрхүм булуы да үзенекен иткәндер.
Икенче көнне иртәнге чәй артында улы сүз башлады.
- Әти, сиңа хәзер көндәлек режимны төгәл үтәп барырга, даруларны эчәргә кирәк. Без көне буе эштә, сине карап утыра алмыйбыз. Ерак түгел пансионат бар, анда тәрбиялиләр дә, дәвалыйлар да. Шунда илтәбез, ялларга алып кайтып йөрербез. Киемеңне алыштыр да кузгалабыз. Зөхрә сиңа алмаш кием, кирәк- ярак җыеп куйды, әнә сумкаң,- дип ишек төбендә торган токчайга күрсәтте.
Бабай эндәшмәде. Бер малаена, бер килененә карады... Сүзләре күп булса да эндәшмәде. Бүлмәгә кереп тартмадан үзенең китабын алып култык астына кыстырып куйды да:
- Мин әзер,- диде.
Илтеп урнаштырдылар, бер атна чамасы вакыт үткәч ялга дип алырга килделар.
Ишек төбендә утырган медсестра аларны туктатты:
- Сез кем буласыз?
- Без әтине ялга алып кайтырга идек. Мусин Гариф...
Медсестра дәфтәрен актарып карады да":
- Ә, беләсезме, аны төпчек улы килеп алды. Бабай шундый шатланды инде, зур машина белән килгән, килене дә шундый матур, мин бик сокланып карап тордым аларга.
- Нинди төпчек улы булсын аның, без семьяда ике бала, мин олысы, кече кыз туганым еракта яши,- дип кызып китте Ильдар.
- Гафу итегез, ансын белмим! Кычкырмагыз! Ул үз акылы, үз аягы белән чыгып китте моннан, тагын сорауларыгыз булмаса, гафу итегез, эшләрем күп!
- Гафу, үпкәләтергә исәбем юк иде. Әйдә, Зөхрә!,- дип хатынын ияртеп чыгып китте.
Машинага чыгып утыргач башын тотып:
- Шуннан, каян юлларга бу картны?,- дип Зөхрәгә борылды.
- Юлларга? Ты издеваешься? Зачем аны юлларга? Ул үзе югалды, добровольно, пансионат өчен дә түләйсе булмый, красота!
- Кит, сезне,- дип машина ачкычын борды Ильдар.
Көн артыннан көн үтте. Бабайның өйдә юклыгына беркем дә кайгырмый иде бугай. Кайчак малае гына уйга батып утыра иде.
Ә бер көн машинасы ватылып җәяү эшкә китеп барган чакта очратты ул аларны.
- Әти! Син?
Гариф агай бер бәләкәй малайны җитәкләгән, кырыенда ирле- хатынлы пар басып тора иде. Нидер сөйләшәләр...
Ильдар аларга якын килде.
- Әти дим, нәрсә кеше көлдереп йөрисең, әйдә кайт!
- Кайда, пансионаткамы?
Улы дәшмәде.
- Юк, рәхмәт. Үз тормышыгызны үзегез корыгыз, яшәгез, сүзем юк. Ә менә бу минем үги улым Азат, киленем Лиана, оныгым Ильдар. Ильдар исемле тоже,- диде дә күзенә яшь тулды бабайның.
Бәләкәй Ильдар моны сизгәндәй:
- Картәти, син өшедең мәллә? Ә? Кая әле борыныңны тотып карыйм,- дип тәтелди башлады.,- әни- әти, кайтырга кирәк. Кәртәтине өшетергә ярамый,- дип олыларга карады. Алар риза булып баш какты. Җитмешне куган карт, җидене куган Ильдар, Азат белән Лиана каршыдагы паркка кереп югалдылар.
Юл чатында кырыкны куган Ильдар гына басып торып калды.Көзге яңгыр больница каршындагы каеннарны тәмам юешләтеп бетте. Асфальт та яңарып, караеп калды.Өченче этажда,

Юл чатында кырыкны куган Ильдар гына басып торып калды.

Автор:Сулпан Хәйретдинова
Читайте нас: